news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синхрон йөзүчесе Кленина дөнья беренчелегендә ике алтын медаль яулады

Татарстан синхрон йөзүчесе Кленина дөнья беренчелегендә ике алтын медаль яулады
Фото: Россиянең Су спорты төрләре федерациясе

Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт оешмасы данын яклаучы Татарстан синхрон йөзүчесе, «Покровская мәктәбе»ндә тәрбияләнүче Александра Кленина дөнья беренчелегендә Россия яшүсмерләр җыелма командасы составында ирекле һәм акробатик программаларда ике алтын медален яулады.

«Тренерлар штабын, бөтен коллективны һәм команданың өлкән тренеры Наталья Мендыгалиеваны котлыйм! Күп еллар хыялланган әйберләр тормышка ашты: Россия җыелма командасы халыкара турнирда Россия флагы һәм гимны белән чыгыш ясады. Искиткеч чыгыш! Бу - 1998 елдан 2025 елга кадәр Россия җыелмасының баш тренеры Татьяна Покровская нигез салган җиңү традицияләренең дәвамы. Безнең ике җыелма команда да – олылар һәм яшүсмерләр – Парижда һәм Будапештта Россия синхрон йөзүчеләре бөтенләй башка дәрәҗә булуын күрсәтте», - дип билгеләп үтте Россиянең атказанган тренеры, «Динамо» физкультура-спорт оешмасы рәисе киңәшчесе Ольга Павлова.

Моннан тыш, синхрон йөзү буенча Россия җыелмасы гомумкоманда һәм медаль зачетында да беренче булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot