Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның журналистлар династияләренә «Һөнәренә тугрылык өчен» дипломнар тапшырылды
Татарстан журналистларының хезмәт династияләре һөнәрләренә тугрылык өчен дипломнар белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы, фотосурәтләр һәм гаилә тарихлары язылган күргәзмә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.
«Балалар әти-әниләре, туганнары һәм якыннарының эше белән шөгыльләнүен дәвам итсә, һөнәргә тугры булуының моннан да яхшырак күрсәткече юк», – дип белдерде тантанада республиканың «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Бүген барлыгы 15 диплом тапшырылды, күргәзмәдә 18 яңа гаиләнең фотосын һәм тарихын күрергә мөмкин иде. Узган елгы катнашучыларны исәпкә алганда, барлыгы 45 шундый гаилә исәпләнә, ә аларда журналистларның гомуми саны – 116.
Әлеге күргәзмә проекты беренче тапкыр узган елны тәкъдим ителде, күргәзмәнең беренче вариантына 19 гаилә керде. Әмма соңрак, теләүчеләр саны күп булганга күрә, геройлар даирәсе 27гә кадәр киңәйтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз