news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның зур сәнәгать предприятиеләрендә 11 меңнән артык эшче җитми

Татарстанда зур сәнәгать предприятиеләрендә генә дә 11 меңнән артык эшче җитми. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

«Хезмәтнең нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлеген арттырмыйча кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итеп булмый. Реинжиниринг, җитештерү процессларын оптимизацияләү, хезмәт ресурсларын киметергә мөмкинлек бирә торган роботлаштыру һәм автоматлаштыру кебек процесслар предприятие һәм оешмаларның милекчеләре ягыннан чаралар күрелүне таләп итә», – диде ул.

Мәсәлән, Пелевин сүзләренә караганда, склад хуҗалыклары һәм логистик комплекслар өлкәсендә автоматлаштыруны арттыру әлеге тармактагы 17 меңнән артык хезмәткәрне кадрларга ихтыяҗ зур булган предприятиеләргә күчерергә мөмкинлек бирәчәк.

Икътисад министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан 10 мең хезмәткәргә исәпләнгән сәнәгать роботлары саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында икенче урында.

«Шул ук вакытта 10 мең хезмәткәргә исәпләнгән склад һәм логистик роботлар саны буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында тугызынчы урында», – дип ассызыклады ул.

Узган елда Татарстанның оборона предприятиеләренә өстәмә рәвештә 38 меңнән артык кешене җәлеп итеп булды, дип өстәде Пелевин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100