news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Зәй районында нефть резервуары шартлаган, ике кеше һәлак булган

Зәй районының Иске Маврино авылында «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе җайланмасында эшләгән вакытта ике кеше һәлак булган. Әлеге вазгыять белән таныш булган чыганак «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны раслады.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат һәм хатын-кыз нефть резервуарын чистарту белән шөгыльләнгән. Кайсыдыр мизгелдә ул шартлаган һәм янгын чыккан. Участок башлыгы һәм оператор һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot