news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Зәй районында авыл тирәсендә бүре күргәннәр

Татарстанның Зәй районында авыл тирәсендә бүре күргәннәр
Әдиб Габдрахимов

Беренче булып бүрене Зәй районы Чыбыклы авыл җирлегенең Суык-Чишмә авылы урман хуҗалыгы хезмәткәре күрә. Ул ерткыч җанварны фотога да төшереп өлгерә. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

«Бәлки, ул Зәй районы аша үтеп баручы бүредер. Әмма хайванның яшәү урыны эзләп, районда калу ихтималы зур», - ди ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Әдиб Габдрахимов.

Аның сүзләренчә, бүген иртән Зәй урманчылары Карамалы авылы янындагы урман полосасында да бүре күргән. Шулай итеп, кыргый ерткыч җанвар кешеләрнең йортлары янына якын килергә һәм куркыныч тудырырга мөмкин, дип санала.

«Карамалы» һәм «Елховлес» аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә көндезге һәм төнге патрульгә чыгу йөкләнгән.

30 ел элек Зәй районында бүреләр күп булган, һәм алар терлекләр өчен җитди куркыныч тудырган, шуңа күрә кыргый хайваннарны ату мәҗбүри чара булган. Бүреләр бик тиз үрчи.

«Якын арада район һәм шәһәр халкына урманга барырга киңәш ителми, бигрәк тә ялгыз. Бүреләргә яки безнең районга хас булмаган башка хайваннар күргәндә, 112 номеры яки ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлегенә хәбәр итәргә кирәк», - ди Әдиб Габдрахимов.

Бигрәк тә урман полосасы янында урнашкан авылларда яшәүчеләргә сак булырга кирәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100