news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Ютазы районыннан тыл хезмәтчәне 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Татарстанның Ютазы районыннан тыл хезмәтчәне Зәмгия Сәлимшина 4 сентябрьдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте.

«Зәмгия Шаһали кызы Дымтамак авылында туган, җиденче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә укыган. Урта белемне Ютазы авылында ала. «Правда» колхозында төрле эштә эшли. 1952-1953 елларда Бакалыда татар теле укытучысы булып эшли. 1953-1954 елларда Бәйрәкә авылында пионервожатый булып эшләвен дәвам итә. 1954 елда «Правда» колхозына хисапчы булып урнаша. 1965 елдан 1990 елга кадәр Җирле үзидарәнең Дымтамак авыл советы рәисе булып эшли. Пенсиягә чыккач, социаль яклауда социаль хезмәткәр булып эшли. Ике ул анасы», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Зәмгия Шаһали кызы «1979 елгы социалистик ярышларда җиңүче» билгесе, «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнде. Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан», «Сталинның тууына 130 ел тулу уңаеннан», 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү даталарына юбилей бүләкләре белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot