news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Ютазы районында авыл советының яңа бинасы ачылды

Бүген Татарстанның Ютазы районы Иске Каразирек авылы башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. Җирле хакимият өчен әлеге бина авыл Советлары биналары төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасы буенча сафка бастырылган.

ТР Муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, биналар типовой проект буенча төзелә, бу объектларны сафка бастыру вакытын сизелерлек тизләтә. Җирлек башлыгы һәм секретарь кабинетлары, архив, техник бүлмәләре булган биналарның планировкасы һәм урнашуы эшләү һәм халыкны кабул итү өчен уңайлы шартлар тудыра.

Бина каршындагы символик тасманы ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин кисте.

«Бу җирле хакимият өчен генә түгел, авылда яшәүче һәр кеше өчен дә мөһим вакыйга, чөнки нәкъ менә монда сезнең көндәлек тормышыгызны билгели торган карарлар кабул ителәчәк», – диде Гобәйдуллин яңа бинаны ачу тантанасына җыелган авыл халкына мөрәҗәгать итеп.

Шәфигуллин, үз чиратында, социаль әһәмияткә ия объектлар төзү буенча масштаблы программаны гамәлгә ашырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Ютазы районында соңгы елларда өч авыл советы бинасы төзелде һәм алтысы капиталь ремонтланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot