news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның юстиция министры юристларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстанның юстиция министры юристларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Фото: minjust.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстанның юридик җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм ветераннарын Юристлар көне белән котлады.

«Бүген, глобаль геосәяси проблемалар чорында, юридик җәмәгатьчелекнең илебезне көчле, гадел һәм хокукый дәүләт буларак ныгытуга керткән өлеше аеруча зур әһәмияткә ия», – дип билгеләп үтте ул.

Заһидуллин ассызыклавынча, юридик һөнәрдә һәр адым югары компетентлыкны, детальләргә игътибар белән карауны, җаваплылык алырга әзер булуны таләп итә. Юристлар закон чыгаруда һәм дәүләт үзгәрешләрендә алдынгы сафларда тора, вакыт һәм җәмгыять таләпләренә тиз җавап бирә, хокук тәртибен ныгытуга ярдәм итә, шулай ук үзләренең бәяләп бетергесез тәҗрибәсен яшь белгечләргә тапшыра.

Ул юристларга бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа казанышлар һәм уңышлар теләде. «Нык сәламәтлек һәм оптимизм сезне һөнәри һәм тормыш юлыгызда һәрвакыт озата барсын. Бәйрәм белән!» – дигән Загидуллин.

емой энергии, новых достижений и успехов. «Пусть крепкое здоровье и оптимизм неизменно сопровождают вас на профессиональном и жизненном пути. С праздником!» – заключил Загидуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot