news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның юстиция министры хәрбиләргә бушлай юридик ярдәм турында сөйләячәк

Бүген Төбәк белән идарә итү үзәге ярдәмендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте бергәлегендә республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашында туры элемтә уза.

Спикер махсус операция хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында сөйләячәк. Рөстәм Заһидуллин хәрбиләрнең нинди сораулар белән мөрәҗәгать иткәнен һәм бушлай юридик ярдәмне ничек алырга икәнен аңлатачак.

Трансляция 14:00 сәгатьтә башлана, аны сылтама аша карап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot