news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның юстиция министры: Алабуга районы халкы сайлауга гаиләләре белән бара

Татарстанның Алабуга районында сайлауга килү күрсәткече югары, кешеләр тавыш бирергә гаиләләре белән бара. Бу хакта Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин муниципалитетның сайлау участокларын карап йөргәндә әйткән.

«Алабуга районындагы сайлау участокларына бардым. Эш яхшы оештырылган, халык күп, гаиләләре белән бергә тавыш бирергә баралар! Бар кешенең дә кәефе бәйрәмчә!» – министрның бу сүзләрен министрлыкның матбугат хезмәте җиткерә.

Заһидуллин сайлау комиссияләре күзәтүчеләренә һәм әгъзаларына җаваплы эшләрендә уңышлар теләгән.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау сигезенче тапкыр үткәрелә. Быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100