Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның югары уку йортларына кабул итү кампаниясенә багышланган брифинг булды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында 2025 елда төбәкнең югары уку йортларына кабул итү кампаниясе үзенчәлекләренә багышланган брифинг булды. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм югары уку йортлары ректорлары катнаштылар.
«Быелдан башлап югары уку йортларына кабул итү тәртибе РФ Фән һәм югары белем министрлыгының яңа боерыгы белән регламентлана. Ул 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Традиция буенча кайбер аспектлар буенча кабул итү тәртибе – уку йортының эчке кагыйдәләренә нигезләнеп җайга салу өчен калдырыла. Агымдагы елда бюджет формасына керү өчен аттестатның төп нөсхәсе урынына бер вузга керү турында ризалык бирү дә җитә Документларны һәркайсы уку йортына һәм биш белгечлеккә тапшырырга мөмкин», – дип белдерде Ләйлә Фазлыева.
Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте
Брифинг барышында, иң күп бюджет урыннары инженер-техник әзерлек юнәлешләренә һәм педагогикага бүленгәне дә билгеләнде.
«Быел Татарстанның югары уку йортларына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча бюджет нигезендә укырга кабул итү өчен 23,1 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. Шул исәптән 413 урынны дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары алды. Быелга бюджет урыннары күләме үсеше 4,5 процентны тәшкил итте. Бүлеп бирелгән бюджет урыннарының якынча 60 проценты Казандагы зур югары уку йортында», – дип ассызыклады Илсур Һадиуллин.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Агымдагы елда абитуриентлардан гариза, документлар кабул итүне Татарстанның 45 югары уку йорты һәм аларның филиаллары алып бара. Шул исәптән 28 дәүләт югары уку йорты, диләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз