news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Югары Ослан районында Идел елгасында 13 яшьлек кыз батып үлгән

Югары Ослан районының Ключищи авылы янында Идел елгасы култыгында 13 яшьлек кыз батып үлгән. Бу хакта 25 июнь кичендә 112 – ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру номеры буенча хәбәр иткәннәр.

Урынга гарнизонның оператив төркеме, шулай ук яшүсмерне эзләү өчен водолазлар килгән. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклау өчен эш алып барылуы турында хәбәр иттеләр.

 

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Коткаручылар урынга килгән вакытка кызны шаһитлар судан чыгарган була. Аны ярдан ун метр ераклыкта тапканнар. Реанимация чараларын үткәргәннән соң, табиблар баланың үлемен терки. Беренчел мәгълүматларга караганда, кыз су коену өчен җиһазландырылмаган урында ата-аналар күзәтүеннән башка суга кергән.

«Сулыкта бала үлеме факты буенча Югары Ослан районы прокуратурасы тикшерү оештырды», – дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

 

Фото: © Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Прокуратураның башлангыч мәгълүматлары буенча, кыз өч иптәш кызы белән коену өчен җиһазландырылмаган урында су кергән. Кызлар күпердән сикергән.

«Саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерү күзәтчелек ведомствосында контрольгә алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100