news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Ык елгасында бер күпер су астында калган

Бүген көндез Татарстанның Ык елгасында суның биеклеге күтәрелү сәбәпле Азнакай районының Тымытык авылы янындагы күпер су астында калган. Күпер өстендә су агымының биеклеге 5 сантиметр тәшкил итә.

 

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Урынга җирле янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме юл тоткан. Авылга әйләнеч юл бар, ул Башкортстан Республикасының Октябрьск шәһәре аша уза, озынлыгы – 74 чакрым.

Халыкны эвакуацияләү таләп ителми. Торак пунктны су басу куркынычы янамый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot