news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Язучылар берлеге әгъзалары Башкортстандагы татар язучылары белән очрашты

Татарстанның Язучылар берлеге әгъзалары Башкортстандагы татар язучылары белән очрашты
https://tatar-congress.org/

Бүген, 11 гыйнвар көнне, Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Башкортстан Республикасында иҗат итүче татар язучылары белән очрашты.

Чара язучыларның татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафури һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, язучылар Факил Сафин, Рафис Корбан, Булат Ибраһимов катнашты.

Әлеге очрашу Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге тырышлыгы белән оештырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100