news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстанның яшел аптекасы»: Татарстанның дару үләннәренә багышланган китап чыкты

«Татарстанның яшел аптекасы»: Татарстанның дару үләннәренә багышланган китап чыкты
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Казанда «Татарстанның яшел аптекасы» китабын тәкъдим итү чарасы узды. Басма Федераль грант ярдәмендә Татарстан китап нәшрияты тарафыннан әзерләнгән.

Китап – Татарстан территориясендә үсә торган дару үләннәре турындагы белешмәлек. Анда 121 төр үсемлек тасвирланган. Һәр үсемлекнең татарча һәм русча атамалары, тышкы кыяфәте, төп үзлекләре – төрле авыруларга, ялкынсынуга каршы һәм башка файдалы сыйфатлары күрсәтелгән. Моннан тыш, агулы үсемлекләр дә аерым билгеләп үтелгән. Китап төзүчеләр дару рецептларын кертмәгән, чөнки үләннәрне табиб белән киңәшләшмичә кулланырга киңәш ителми.

Әлеге басманың төп үзенчәлеге – аның ике телдә нәшер ителүендә. Барлык текстлар да татар һәм рус телләрендә төгәл тәрҗемә белән бирелгән. Татарстан китап нәшриятының медиапродюсеры Венера Шәмсетдинова бүгенге көндә Татарстанның дару үләннәренә багышланган ике телдә чыккан бердәнбер китап нәкъ менә шушы басма булуын әйтте.

«Китапны әзерләгәндә республикадагы дару үсемлекләре турында бик күп мәгълүмат тупланды. Аларның кайберләрен үзебез өчен яңадан ачтык. Төбәгебезнең фәнни мирасын күрсәтү өчен, китапка XIX гасырда ук җирле үсемлекләрнең 192 төрен тасвирлаган мәшһүр галим-энциклопедист Каюм Насыйриның «Шифалы үләннәр» хезмәтеннән өзекләр дә керттек», – дип сөйләде ул.

Нәшрият вәкилләре фикеренчә, китаптагы рәсемнәр укучыларга үсемлекләрне табигатьтә ялгышмыйча танырга ярдәм итәчәк. Венера Шәмсетдинова дару рецептларыннан баш тартуның сәбәбен аңлатты. Аның сүзләренчә, табиб күзәтүеннән башка дару үләннәрен дөрес кулланмау сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, проектны тормышка ашырырга мөмкинлек биргән федераль грант бу теманың дәүләт дәрәҗәсендә әһәмияткә ия булуын күрсәтә. Моннан тыш, бу Татарстанның табигый байлыкларга һәм биологик төрлелеккә ия төбәк булуын да раслый.

Китапны тәкъдим итү чарасында халык медицинасы магистры, «Россиянең иң яхшы дәвалаучысы» исеменә лаек булган, Россия халык медицинасы ассоциациясе әгъзасы Фирая Захарова һәм аның кызы, табиб-фитотерапевт Оксана Добронравова чыгыш ясады. Аларның гаиләсе фитотерапия өлкәсендә 40 елдан артык эшли.

Оксана Добронравова үләннәр белән кызыксынуы балачактан ук башлануы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул еш авырган, әти-әнисе фитотерапия ярдәмендә сәламәтлеген торгызган. Соңрак медицина белеме алган һәм бүгенге көндә ул – фитотерапия буенча белгеч.

«Бу китап медицина белеме булмаган кешеләр өчен дә аңлаешлы мәгълүмат чыганагы булып тора. Ул шулай ук Татарстанның урман белән дала кисешкән үзенчәлекле табигый төбәктә урнашуын искәртә. Биредә 1600дән артык төр үлән үсә. Алар арасында Кызыл китапка кертелгән сирәк төрләр дә, мәсәлән, Сосновский балтырганы кебек куркыныч үсемлекләр дә бар. Аларның барысы да китапта тасвирланган», – дип билгеләп үтте табиб-фитотерапевт.

Фирая Захарова китапның киң катлау укучылар өчен файдалы булуына тукталды. Аның фикеренчә, басма дару үләннәре турында башлангыч, системалы белем бирә: үсемлекнең нинди булуы, ничек аталуы һәм нинди очракларда кулланылуы аңлатыла.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Дару үләннәрен төрле рәвештә файдаланырга мөмкин: төнәтмә, кайнатма, порошок, мазь әзерләргә, шулай ук ароматерапиядә кулланырга була. Әмма аларны куллана башлаганчы, аллергияләрне, булган диагнозларны һәм кешенең яшен исәпкә алу мөһим. Балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен куллану тәртибе төрлечә була», – дип билгеләп үтте ул.

Белгеч шулай ук бер генә «могҗизалы» үләнгә дә өметләнергә кирәкмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, үлән җыелмалары нәтиҗәлерәк, ләкин аларны да саклык белән генә кулланырга кирәк. Чара барышында килгән кунаклар белгечләргә кызыксындырган сорауларын бирде. Моннан тыш, алар әлеге чара өчен әзерләнгән җирле үләннәрдән ясалган үлән чәйләрен дә татып карады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Татарстанның яшел аптекасы» китабы тиздән республиканың китап кибетләрендә сатуга чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot