Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның яшь талантларын «Идел буе тавышлары» конкурсында катнашырга чакыралар
Татарстанда «Идел буе тавышлары» төбәкара туган телдәге җыр конкурс-фестиваленә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йорты хәбәр итә.
Бәйге Татарстан Республикасы Рәисенең татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә үткәрелә.
Катнашучылар өч номинациядә көч сынашачак:
- «Заманча башкарудагы традицион халык җыры» – таныш халык көйләренә яңа яңгыраш бирүчеләр өчен;
- «Туган телдә заманча башкарудагы җыр» – туган телдә заманча җырлар башкаручылар өчен;
- «Мелодекламация» – Идел буе халыклары телләрендәге шигырьләрне традицион инструмент яки халык вокалы тавышына сәнгатьле укучылар өчен.
Конкурста Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь талантлар чакырыла. Ялгыз яки ун кешегә кадәр коллектив белән чыгыш ясарга мөмкин.
Бәйгедә катнашу өчен 8 ноябрьгә кадәр конкурс чыгышын видеога яздырырга һәм гариза юлларга кирәк.
Сайлап алуны узган катнашучылар Казанда гала-концертта чыгыш ясаячак.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз