Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның яшь сайлаучылары Бердәм тавыш бирү көне йомгакларын өйрәнде
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ярдәмендә республикада яшь сайлаучылар өчен күчмә смена узды. «Атмосфера» проекты кысаларында катнашучылар һәм яшь сайлаучылар клублары әгъзалары 2025 елның Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләрен өйрәнде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, һәр сайлау кампаниясе яңа сынаулар да, тәҗрибә дә китерә. Аның сүзләренчә, алынган тәҗрибәне анализлау һәм аны яшь сайлаучылар белән дә, остазлар белән дә фикер алышу мөһим.
Ул ассызыклаганча, мондый чараларның төп максаты – актив гражданнар буынын формалаштыру һәм сайлауларда катнашуның әһәмиятенә игътибар җәлеп итү.
Яшьләр югары потенциалга ия һәм сайлау системасы үсешенә сизелерлек өлеш кертә ала, дип өстәде ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы рәисе Роман Беляков.
Ул яшьләрнең белем алырга, аларны гамәлдә кулланырга мөмкинлек бирә торган проектларга аеруча теләп кушылуын әйтте.
Смена барышында катнашучылар Татарстан Рәисе сайлауларына анализ ясады, электораль культураны күтәрү инициативаларын тәкъдим иттеләр һәм сайлау законнары буенча дәресләр уздырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз