news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның яшь педагогларына «Безнең яңа укытучы» гранты кабат бирелә башлый

Татарстанда быел яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кабат бирә башларга телиләр. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Бүген эшләнештә Министрлар Кабинетының «Безнең яңа укытучы» гранты турындагы карарының проекты тора. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу грантны 2023 елдан башлап яңарту бурычын куйды. Шуңа күрә тармакка яңа педагоглар килер дип өметләнәбез», – диде ул.

Алексеева сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда башлангыч сыйныф укытучыларына кытлык саклана.

«Безнең яңа укытучы» гранты Татарстанда 2011 елдан бирле гамәлдә булды. Ул педагог эшенең беренче өч елында хезмәт хакына айга 10 мең сумга кадәр өстәмә түләү бирүне күздә тота. Бу грант ярдәмендә мәктәпләргә ел саен 200 яшь укытучы килә. 2020 елда ул гамәлдән чыгарылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100