Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның яшь гвардиячеләре хәрбиләргә 6 миллионнан артык суммага ярдәм җибәргән
«Яшь Гвардия»нең Татарстан төбәк бүлеге өч хәрби подразделениега, Луганскидагы «Семь – Я «Бала һәм гаилә үсеше институты» иҗтимагый оешмасына һәм Рубежноеда хәрби госпитальгә гомуми суммасы 6 млн сумнан артык булган 15 тонна гуманитар ярдәм тапшырды.
Хәрбиләр питбайклар, бензин пычкысы, дроннар, 80нән артык маскировка челтәре, азык-төлек һәм шәхси гигиена чаралары алды.
Моннан тыш, Рубежноеның хәрби госпиталенә зур партия медицина йөкләре: хирургия инструментлары, медицина җиһазлары, дару препаратлары, азык-төлек продуктлары, урын-җир, җылы юрганнар һәм гигиена чаралары тапшырылды.
«Хәрби хезмәткәрләр исеменнән Татарстанның яшь гвардиячеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә. Сез безгә ярдәм иттегез һәм ярдәм итүегезне дәвам итәсез. Питбайк – ул хәрби бурычларны үтәгәндә алыштыргысыз, дошманны алдарга, позицияләрне яшерергә мөмкинлек бирә торган күп санлы маскировка челтәре, ике генератор – төп яктылык чыганаклары өчен рәхмәт. Сезнең ярдәм белән без бик күп гомерләрне саклап кала алачакбыз һәм Җиңүне якынайта алачакбыз», – диде хәрби хезмәткәрләрнең берсе.
Шулай ук яшь гвардиячеләр «Семь – Я» Бала һәм гаилә үсеше институты» иҗтимагый оешмасына сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга подгузниклар җибәргән.
Яшь гвардиячеләр Рубежноеда яшәүче сугыш чоры балаларына һәм фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннарына истәлекле бүләкләр тапшыру өчен барды.
Йөкне озатып йөрүчеләр арасында ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»нең төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов, МГЕРның Казан җирле бүлеге җитәкчесе Владислав Тарасов, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»нең Алабуга җирле бүлеге җитәкчесе Роман Епанешников бар иде.
«Безнең гуманитар ярдәмебез солдатларга көч бирер һәм куелган бурычларны үтәргә ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Җиңү безнең кулда булачак!» - дип белдерде Руслан Шиһабеддинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз