news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның яшь гвардиячеләре Мариупольгә гуманитар миссия белән китте

Татарстанның яшь гвардиячеләре Мариупольгә гуманитар миссия белән китте
Фото: «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» төбәк бүлеге матбугат хезмәте

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстаннан ун активисты Мариупольгә гуманитар миссия белән китте. Бу хакта бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составында – Казан федераль университеты һәм Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы студентлары.

Ике атна дәвамында волонтерлар шәһәр халкына адреслы ярдәм күрсәтәчәк, өлкәннәр һәм яшьләр өчен ял итү чаралары үткәрәчәк, шулай ук Пенсия фондында һәм Мариуполь администрациясендә документлар рәсмиләштерүдә ярдәм итәчәк.

Делегацияне Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров озатты. Ул яшьләрнең мондый инициативаларда катнашуының әһәмиятен ассызыклады.

«Әлбәттә, теләсә нинди ирекле эшчәнлек яшь кешегә генә түгел, ә иҗтимагый файдалы эшкә бөтен күңелен һәм җанын салган һәркемгә дә файда китерә. Яшьләрнең мондый чараларда катнашуы башка территорияләрдә, бигрәк тә яңа төбәкләрдә кешеләрнең ничек яшәвен белергә ярдәм итә, бу аеруча мөһим», – дип билгеләде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot