news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның яшь галимнәре грант буенча торакка 1,3 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин

Татарстанда яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту өчен грантлар бирүгә конкурсның гариза бирү кампаниясе старт алды. Субсидия күләме 1,375 млн сумга җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программа «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, фәннең төп кыйммәте булып кадрлар кала, республикада талантлы яшь тикшеренүчеләр аз түгел. Аның сүзләренчә, конкурс галимнәр Татарстанда эшләп калсын һәм төбәк фәнен үстерсен өчен өстәмә стимул булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков ассызыклаганча, программа фәнни-технологик үсеш елының дәвамы булды һәм ул Фәннәр академиясе белән тәкъдим ителде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2025 елда бу максатларга 27,5 млн сум бүлеп бирелгән.

Акча яшь галимнәргә торак сатып алу өчен бер мәртәбә бирелә торган субсидияләр бирүгә юнәлдереләчәк. Конкурсны гамәлгә ашыру механизмы ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә эшләнгән.

Конкурста катнашуга Россия гражданнары: 35 яшькә кадәрге фән кандидатлары һәм 40 яшьтән өлкән булмаган фән докторлары чакырыла, алар тулы мәшгульлек шартларында Татарстанның фәнни, мәгариф яисә фәнни-техник оешмаларында кимендә биш ел эшләргә тиеш.

Социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую, шулай ук фәнни казанышлар һәм республика фәнен үстерүгә өлеш кертү шартларның берсе булып тора.

Гаризаны 8 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Конкурска йомгак 20 ноябрьдә ясала. Тулырак мәгълүмат ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot