news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның яшь эшмәкәрләре 47 миллион сум грант ярдәме алачак

Татарстанның 25 яшькә кадәрге яшь эшмәкәрләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча 47 миллион сум грант ярдәме алачак. Республика Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Яшь эшмәкәрләргә үзләренең проектларын үстерүгә субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтәчәкләр, шул ук вакытта аны алу өчен эшмәкәр проектка кимендә 25 процент үз акчаларын кулланырга тиеш.

Программа шартлары буенча, проектны финанслауда катнашу күләме 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әлеге акчаларны бизнес-проектларны үстерүгә юнәлтергә мөмкин, аны бинаны арендага алу яки аны төзекләндерү, җиһазлар сатып алу яки коммуналь хезмәтләр өчен түләү кебек чыгымнарга тотарга була.

Гаризалар агымдагы елның 13 октябренә кадәр сайлап алынган. Конкурс комиссиясенә барлыгы 129 бизнес-проект килгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өлешчә мобилизация кысаларында РФ Кораллы көчләре сафларына чакырылган грант алучылар өчен проектларны гамәлгә ашыру сроклары озайтылган. Шулай ук аларга грантларны куллану срокларын яки шартларын үзгәрткән өчен штраф санкцияләре бетерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100