Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның яшь эшкуарларына эшләрен җәелдерү өчен 500 мең сумга кадәр грант биреләчәк
Татарстанның «Бизнес - яшьләргә» белем бирү программасында катнашучы яшь эшкуарларына күләме 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил иткән грант биреләчәк. Проектның икенче этабы Казанда 10-20 августта узачак, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.
Программада катнашучыларны бизнес-план әзерләргә һәм аны экспертларга уңышлы тәкъдим итәргә, эшкуарлык эшчәнлегендә инновацион алымнар кулланырга, стандарт һәм типик булмаган бурычларны хәл итәргә өйрәтәчәкләр.
Курслар узганнан соң эшкуарлар үз эшләрен җәелдерү өчен республика Икътисад министрлыгының күләме 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил иткән грантына заявка бирә алачак. Грант алуның бер шарты – кече һәм урта эшкуарлык субъекты тарафыннан 25 процент күләмендә финанслашу.
Программада катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.
Проектның беренче этабына 650дән артык кеше заявка биргән. Аларның 190ы өчен программаны узу үз бизнесын үстерүдә старт ноктасы булган.
«Бизнес - яшьләргә» белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм күрсәтү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла. Программа 18-25 яшьлек егетләр һәм кызларга юнәлдерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз