news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның яшь экоактивистлары «Экодулкын»да катнаша ала

23-25 май көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге базасында Яшьләрнең «Экодулкын» VI Экология форумы узачак.

Форум хакимият, җәмгыять һәм бизнес арасында ачык диалог өчен шартлар булдыру юлы белән Татарстан яшьләренең табигатьне саклау эшчәнлеге һәм экологик агарту өлкәсендәге эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.

Форум кысаларында белем бирү һәм дискуссия мәйданчыклары, тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәлләр, экспертлар белән очрашулар, шулай ук мәдәни-күңел ачу һәм конкурс программалары узачак.

Форумда 14-35 яшьлекләр – ТР экология оешмалары һәм берләшмәләре вәкилләре, җитәкчеләре катнаша ала. Катнашу өчен оешма/берләшмә турында мәгълүмат бирергә һәм 15 майга кадәр сылтама буенча онлайн теркәлү үтәргә кирәк.

Форумны оештыручылар -  Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Россия экология берләшмәсенең Татарстан бүлеге ярдәме белән Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100