news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның яшь авторлары IX «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясенә дәгъва итә ала

Татарстанның яшь авторлары IX «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясенә дәгъва итә ала
Солтан Исхаков

Татарстанның яшь авторлары IX «Глаголица» халыкара бәйсез әдәби премиясенә дәгъва кыла ала. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Глаголица» – 10-17 яшьлек яшүсмерләр арасында уза торган конкурс. Бу бәйге рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗатны, үз-үзеңне күрсәтү иреген, шигърият, проза, эссе, сәнгать тәрҗемәләрен (һ.б.) үз эченә ала.

«Глаголица» премиясе жюри әгъзалары составына Россиянең танылган язучылары Андрей Усачев, Наринэ Абгарян, Нина Дашевская, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Ольга Варшавер һ.б. кергән. Татар телендәге эшләрне  Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах кебек язучылар һәм шагыйрьләр бәяли.

«Глаголица» – танылган авторлар үткәргән мастер-классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләреңне әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы, уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге ул.

Проект барышында бәйгедә дөньяның 28 иленнән барлыгы 6 меңнән артык яшь язучы катнашкан, финалистларның эшләре ел саен федераль һәм республика басмаларында басыла.

Яңа IX сезонда «НеФормат» номинациясе дә бар, ул башка номинацияләрнең берсенә дә туры килми торган эшләр, шул исәптән график романнар өчен дә булачак.

2020 елдан «Глаголица» бәйгесе «Билингвалар» номинациясендә чит илләрдә яшәүче рус телле балаларның конкурс эшләрен кабул итә. Яңа сезонда номинациянең чикләре киңәйтелде, анда рус телен чит тел буларак өйрәнүче яшь язучылар катнаша ала. Ә номинациянең исеме «Мультилингва» дип үзгәртелгән.

Бәйгедә катнашу бушлай. Эшләр 2022 елның 19 сентябренә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен гаризаны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: https://www.glagolitsa-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100