Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Яңа Чишмә районында күпер ачылды
Татарстанның Яңа Чишмә районында күпер ачылды. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында Азат Мусин яза.
Чарада Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов, «Алексеевскдорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры Марат Саттаров, «Главтатдорстрой» директоры Эдуард Данилов, Беларусь Республикасының 5нче номерлы трест участогы җитәкчесе Александр Дробушевич һ.б. катнашты.
Яңа күперне ачканда, Фәрит Хәнифов мондый юл чишелешләре Шәле-Баулы федераль трассасында даими рәвештә ачыла һәм бу — юллардагы иминлекне арттыра, барлык шоферлар өчен уңайлыклар тудыра, дип билгеләп үтте. Ул юл төзүчеләргә намуслы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
«Күпер ачу безнең өчен бик мөһим вакыйга һәм без төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен бик рәхмәтле. Барысы да, шул исәптән безнең белорус дусларыбыз да, бу мөһим участокта намус белән эшләделәр, моның өчен барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм», – дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.
Тантаналы чара ахырында Фәрит Ханифов һәм Вячеслав Козлов юл төзүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Аннары яңа күпер буенча хәрәкәткә старт бирелде һәм беренчеләрдән булып юлдан үтү хокукы ГАЗ-21 раритет автомобиленә һәм юл-төзелеш техникасы колоннасына бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз