news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Хоккей федерациясе Арча районында спорт бәйрәме уздырды

Татарстанның Хоккей федерациясе Арча районында спорт бәйрәме уздырды
"Арча хәбәрләре"

Бүген, 21 гыйнварда, Татарстанның Хоккей федерациясе Арча муниципаль районы белән «Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам» фестивален уздырды. Арчаның 5нче гимназиясе шугалагында спорт бәйрәмендә 48 команда катнашты.

Алар яшь аермасына карап, төркемнәргә тупланып, өч өлешкә бүленгән шугалакта хоккей уйнады. Уеннар берничә этапта барды. Төп ярышлардан кала, шугалактан читтә, җанатарлар өчен дә уеннар оештырылган иде. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, лотерея уйнатылды. Бүләкләр арасында хоккей алкасы, футболка, колонка, смартфон бар иде. Ә төп бүләк – телевизор Арчаның Шәрык бистәсендә яшәүче Марсель Махмүтовка чыкты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100