Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның хезмәт отрядларындагы студентлар 200 мең сумнан да артык акча эшли ала
Татарстанның хезмәт отрядларында студентлар 35 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр акча эшли ала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Республика студент хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев әйтте.
Аның сүзләренчә, уникаль осталыклары булган егетләрне башка вазифаларга күчерү очраклары да була. «Алабуга» махсус икътисади зонасында 200 мең сумнан да артык акча алучылар бар. Студентларга эш тәкъдим итәләр, алар көндезге бүлектән читтән торып укуга күчә дә, шунда эшләүләрен дәвам итәләр», – диде Василий Ислаев.
Яңа юнәлешләргә килгәндә, ул әле производство өлкәсендә үзләштерәсе һөнәрләр күп булуын ассызыклады. «Һөнәрләр күп – электрмонтажчыдан алып, предприятиеләрнең фәнни-техник үзәкләрендәге эшкә кадәр. Фәнни производство юнәлешенә аеруча зур игътибар биреләчәк. Акыллы, эшчән яшьләрне чакырып, отрядларда эшләү мөмкинлеге бирәбез. Институтлар каршында фәнни лабораторияләрдә төрле эзләнүләрдә катнаштырачакбыз, төрле предприятиеләргә йөриячәкбез», – диде Василий Ислаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз