news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның хезмәт министры Чирмешәндә картлар йортында булды

Татарстанның хезмәт министры Чирмешәндә картлар йортында булды
Фото: "Безнең Чирмешән" газетасы

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш сәфәре белән Чирмешәнгә килде. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

Эльмира Зарипова Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булды, социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартлары белән танышты.

Шулай ук бу көнне ул район башлыгы Рамил Айбатов белән берлектә гражданнарны кабул итте. Зариповага биш кеше мөрәҗәгать иткән, аларның социаль ярдәм буенча сорау-үтенечләре контрольгә алынган.

Эш сәфәре кысаларында министр мәшгульлек үзәге бинасына да керде. Биредә ул ремонт барышы белән танышты, белгечләр белән аралашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot