Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның хезмәт министры «Батырлар» программасында катнашучы хәрбинең остазы булды
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында ведомство җитәкчесе Эльмира Зарипованың һәм «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучының очрашуы булды. Проект остазы буларак билгеләнгән Эльмира Зарипова махсус хәрби операция ветераны Рәсүл Таспенов белән очрашты.
Алар хәрбинең һөнәри юлы, белеме, казанышлары, шулай ук киләчәккә максатлары һәм планнары турында сөйләште.
Фото: © ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте
Министр программада катнашучылар белән шәхси элемтәнең әһәмияте турында да әйтте. «Мондый очрашулар геройларның ихтыяҗларын тирәнрәк аңларга булыша һәм үз-үзләрен табуда аларга ярдәм күрсәтә. Киләчәктә безне җитди уртак эш һәм югары нәтиҗә көтә дип ышанам», – диде ул.
«Батырлар. Татарстан Геройлары» проекты махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан республиканың кадрлар резервын булдыруга юнәлдерелгән. Ул дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында, шулай ук башка өлкәләрдә укырга һәм карьера төзергә мөмкинлек бирә.
Программада катнашу өчен 1 600 гариза бирелгән инде. Анкета, эссе, тест һәм әңгәмәдән торган күп этаплы сайлап алу нәтиҗәсендә, 45 кеше алынган. Мәҗбүри шарт – катнашучыга ияләшергә һәм профессиональ үсәргә булышучы остаз булу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз