news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Хезмәт министрлыгы кыскартылган эш атнасы турында искәртте

Республикада 30 август – Татарстан Республикасы көне, ягъни эшләми торган бәйрәм көне.

Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан, Татарстанда яшәүчеләрне кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы «Предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә» искә төшерә.

«Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Кануны нигезендә, Республикада 30 август – Татарстан Республикасы көне - эшләми торган бәйрәм көне», - дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, 29 августта эш көне кыскарак булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot