news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Хезмәт министрлыгы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләде

Татарстанда балалы гаиләләр санын арттыруга һәм традицион кыйммәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән «Гаилә» илкүләм проектын уңышлы гамәлгә ашыру дәвам итә. Күпбалалы, аз керемле, студент, шулай ук авылда яшәүче балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Министрлык мәгълүматлары буенча, ярдәм чаралары республикада яшәүче дистәләгән мең кешене иңли, аларга үсеш һәм үсеп килүче буын алгарышы өчен уңай шартлар булдырырга булыша.

Мәсәлән, 2026 елда 98,4 меңнән артык ата-ана балалар бакчасы өчен түләүгә компенсациядән файдаланган: беренче балага сумманың 20 проценты, икенче балага 50, өченче һәм аннан соңгы балаларга 70 проценты түләнә.

Моннан тыш, айлык керемнәре 20 мең сумнан артмаган 10,7 мең гаилә белем бирү оешмаларында карау һәм тәрбияләү өчен өстәмә компенсация алган.

Авылда яшәүче 666 әни бала туганнан соң бирелә торган бердәм түләү алган. 25 яшькәчә хатын-кыз беренче баласы өчен 100 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан соңгы баласын тапкан өчен 200 мең сум ала.

3 яшькәчә 1,9 мең сабыйга дарулар сатып алу өчен ел саен түләнә торган 10 мең сум бирелгән, ә яңа туган 732 бала кирәк-ярак комплектлары белән тәэмин ителгән.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүдә дә саллы уңышларга ирешелгән: бүген Татарстанда алар 59 меңнән артык.

2026 елда 244,5 мең кеше торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 30 процент күләмендә субсидия, 73,9 мең укучы юл өчен айлык субсидия алган. Шулай ук 6 яшькәчә 42,8 мең балага Татарстанның Министрлар Кабинеты билгеләгән исемлеккә кертелгән дарулар белән бушлай тәэмин итүгә субсидия бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot