news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Хезмәт министрлыгы: Бу җәйдә республикада 16,3 мең үсмер эшкә урнашачак

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы фаразлары буенча, «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә, бу җәйдә Татарстанда 14-18 яшьлек 16,3 мең үсмер бала эшкә урнашачак, бу узган елдагыга караганда 3,5 меңгә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу «2024-2027 елларда Татарстанда яшьләр мәшгульлегенә ярдәм итү» программасы буенча гына рәсми саннар. Аның буенча яшьләр ирекле эш урыннарына урнаша. Балаларга эшкә урнашуда республиканың Хезмәт министрлыгы, «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең һәм «Россия Студентлар отрядлары» яшьләр оешмасының төбәк бүлекчәләре ярдәм күрсәтә.

«Татарстанның мәктәп укучылары өчен иң күп вакансияләрне туклану өлкәсе, кунакханә тармагы, мәктәпкәчә белем бирү һәм медицина оешмалары вәкилләре тәкъдим итә. Балалар «Казанькомпрессормаш», «Түбән Кама электр челтәрләре», КАМАЗ кебек зур оешмаларга, «Татнефть – Забота» оешмасына, шәһәрнең төзекләндерү хезмәтләренә эшкә урнаша», – диделәр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot