news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның хезмәт базары: «табиб, менеджер, директор» – аена 500 меңнән кемгә түләнә?

Татарстанда җәен сатуда, сәнәгатьтә, җитештерүдә һәм төзелештә кадрлар җитмәү сизелә. Тәҗрибәсез кешеләрне нинди өлкәләрдә алалар, хезмәт хакы кайда югары һәм җәен эш эзләү отышлымы? «Татар-информ» әлеге сорауларга җавап эзләп, күзәтү ясады.

Татарстанның хезмәт базары: «табиб, менеджер, директор» – аена 500 меңнән кемгә түләнә?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Июньдә кайсы өлкәгә сорау иң күбе булган?

«Июньнең беренче яртысында Татарстанда сату өлкәсе, аннан соң эшче персонал, алга таба җитештерү һәм сервис хезмәте күрсәтү, шулай ук төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләренә ихтыяҗ күп булды. Тулаем алганда, бу өлкәләр ай саен иң популяр бишлеккә керә, чөнки сүз массакүләм персонал турында бара», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га hh.ru порталының Идел буе округындагы директоры Альбина Солтанова.

Аның әйтүенчә, сезонлы бизнес белән бәйле өлкәләрдә вакансияләр санының гыйнвар белән чагыштырганда 18 процентка артуын билгеләп үтәргә була: әйтик, туризм, кунакханә, рестораннар өлкәләрендә. Спорт клублары, фитнес, матурлык салоннары өлкәсе белән бәйле бизнес вакансияләре 16 процентка артты», – дип ачыклык кертте Солтанова.

Эш бирүчеләр ягыннан иң аз ихтыяҗ иминиятләштерү өлкәсендә күзәтелгән. Бу шактый тар өлкә, шуңа күрә анда вакансияләр саны күп түгел.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Вакансияләр саны 15 процентка кимегән, резюмелар 18 процентка арткан

Вакансияләрнең күпчелеге сәнәгатькә (30 процент), төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык (15 процент), сәламәтлек саклау һәм мәгариф (10,9 процент), сәүдә һәм хезмәт күрсәтү (10,6 процент), транспорт һәм логистика (10,1 процент) өлкәләренә туры килә.

«Вакансияләр санының кимүе – дефицитның бетү билгесе түгел, бу – эш бирүчеләрнең өметсезлеге», – дип аңлаттылар ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.

SuperJob экспертлары фикеренчә, төбәктә хезмәт базарында вазгыять киеренке кала бирә: узган ел белән чагыштырганда кадрлар кытлыгы да саклана.

«2024 ел белән чагыштырганда, Татарстан хезмәт базарында вакансияләр санының 15 процентка кимүен һәм резюмеларның 18 процентка артуын күзәтәбез. Ихтыяҗны тотрыкландыру кадрлар кытлыгы проблемасы хәл ителгән дигәнне аңлатмый. Узган елны вакансияләр санының шактый артуы күзәтелде, шул ук вакытта резюмелар саны әллә ни үзгәрмәгән иде», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Фото: © «Татар-информ»

«Консалтинг, бухгалтерия, мәдәният»: кайсы өлкәләргә вакансиягә конкурс зур?

Беренче яртыеллыкта Татарстанда вакансияләр 5 процентка арткан, ә резюмелар саны 10 процентка кимегән. Җитештерү, төзелеш тармагы һәм ритейл – Татарстанда элеккечә лидерлар рәтендә.

Түбәндәге өлкәләрдә Татарстанда вакансиягә конкурс зур, кандидатлар арасында да конкуренция зур:

  • консалтинг, стратегик үсеш;
  • сәнгать, мәдәният, күңел ачу;
  • бухгалтерия, финанслар, аудит;
  • административ эш, секретариат, административ-хуҗалык бүлеге;
  • юриспруденция.

Фото: © «Татар-информ»

«Табиб, менеджер, директор» – иң күп түләнә торган биш вакансия

Ел башына төбәктә тәкъдим ителә торган хезмәт хакының уртача күләме 71 мең сум тәшкил иткән. Бүгенге көндә вакансияләр буенча тәкъдим ителә торган уртача хезмәт хакы 71,8 мең сумга кадәр күтәрелгән, дип билгеләп үттеләр ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә.

Альбина Солтанова мәгълүматлары буенча, июньдә Татарстанда тәкъдим ителә торган хезмәт хакы 70 мең сумны тәшкил иткән һәм, гыйнвар белән чагыштырганда, ул үзгәрмәгән.

hh.ru порталы иң югары түләнә торган биш вакансия тәкъдим итте:

  • Урнаштырыла торган системаларны эшләүче/Senior embedded developer – аена 700 мең сумнан (салымнарны тотып калганчы)
  • Төбәк вәкиле – аена 600 мең сумга кадәр (кулга)
  • Операция ясаучы табиб – акушер-гинеколог- аена 500 мең сумнан (салымнарны тотып калганчы)
  • Күпләп сату буенча менеджер – аена 500 мең сумнан (кулга)
  • Җитештерү директоры – аена 500 мең сумнан (кулга)

Фото: © «Татар-информ»

Superjob мәгълүматлары буенча, иң күп акча түләнгән вакансияләрнең минималь планкасы 120 мең сумнан башлана.

«Җәй – хезмәт базарында яшьләрнең иң актив вакыты»

Җәй көне сезонлы вакансияләр барлыкка килә. Мәсәлән, балалар лагерьлары хезмәткәрләре, бакча караучылар, аттракцион операторлары. Әйтик, әйдаманнар аена 20-50 мең сум, ә элиталы оешмаларда аш-су осталары – 950 мең сумга кадәр акча эшли ала. Сувенир сатучылар (аена 50 мең сум), промоутерлар (15-100 мең сум) һәм төрле эшчеләр (21-138 мең сум) өчен вакансияләр арткан.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Җәй – хезмәт базарында яшьләрнең иң актив вакыты. Базарда вакансияләр күләменең гомуми кимүенә карамастан, без яшүсмерләр өчен тәкъдимнәрнең артуын билгеләп үтәбез. Соңгы айда эш бирүчеләр 14 яшьтән башлап татарстанлылар өчен 90 вакансия ачты, бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18 процентка күбрәк», – дип хәбәр итте Альбина Солтанова.

«Мафия» уенын алып баручы», «вертолет мәйданчыгы табибы» – гадәти булмаган вакансияләр

ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча, эш бирүчеләр «Работа России» бердәм цифрлы платформасында 400дән артык сезонлы тәкъдим урнаштырган. Хезмәт хакы төрлечә: әйтик, балалар лагерена аш-су хезмәткәре өчен 23 мең, алып авыл хуҗалыгы производствосы тракторчысы – машинистына 120 мең сум түләргә әзерләр.

Җәйге хезмәт базарында гадәти булмаган вакансияләр дә барлыкка килгән. Алар арасында йөк (багаж) ташучы, «Мафия» уенын алып баручы һ.б. Сосновый Борда хезмәт һәм социаль үсеш идарәсе башлыгы, вертолет мәйданчыгы табибы (кулга аена 250 мең сумга кадәр хезмәт хакы), урам локациясендә панорамалы видео студиясе менеджеры (90-110 мең сум), кием рекламалау өчен модель (50 мең сумнан) кебек тәкъдимнәр бар.

«13 меңнән артык вакансия»: тәҗрибәсе булмаганнарны эшкә алалармы?

Өстәмә эшкә яки тулы булмаган графиктагы эшкә һәр өлкәдә диярлек вакансия бар.

Фото: © «Татар-информ»

«Эш бирүчеләрнең сораштыруларына караганда, бүген компанияләрнең 72 проценты көллият тәмамлаучыларны эшкә ала, 70 проценты – югары уку йортларының төзелеш факультетларын тәмамлаучыларны тәҗрибәсез эшкә кабул итә», - дип сөйләделәр SuperJob.ru. матбугат хезмәтендә.

Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Работа России» бердәм цифрлы платформасында белем һәм эш тәҗрибәсе таләп ителмәгән, шулай ук бер елдан азрак эш тәҗрибәсе булган кешеләр өчен 13 меңнән артык вакансия урнаштырылган. Моңа ярдәмче эшчеләр, төрле эшчеләр, җыештыручылар, хуҗалыктагы эшчеләр, савыт-саба юучылар һ.б. өчен төрле тармаклардагы вакансияләр керә.

«Тәҗрибәсез белгечләр өчен иң күп вакансияләр сату өлкәсенә (һәр өченче тәкъдим – 31 процент) туры килә. Шулай ук, иң күп вакансияләр арасында эшче персонал (19 процент), транспорт, логистика һәм ташу (17 процент), йорт һәм хезмәт күрсәтүче персонал (17 процент), шулай ук ваклап сатудагы (14 процент) өлкәгә туры килә», – дип аңлатты Альбина Солтанова.

«Эшне теләсә кайсы вакытта эзләргә була, чөнки бизнеска кешеләр һәрвакыт кирәк»

Җәен эш эзләргә кирәкме? Superjob порталында яллар сезонында эш эзләүнең отышлы булуның берьюлы дүрт сәбәбен атадылар:

  • җәй көне конкурентлар – эш эзләүчеләр азрак;
  • яллар сезоны компанияләрдә кадрлар проблемаларын кискенләштерә: хезмәткәрләр җитми;
  • җәй көне кайбер өлкәләрдә вакансияләр күбрәк: туризм, сәламәтләндерү лагерьларында һәм кунакханәләрдә балалар белән эшләү, мәгариф, транспорт, азык-төлек сәнәгате, логистика, матурлык индустриясе һ.б;
  • җәй көне яңа урында җайлашу җиңелрәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бер яктан, җәй – ял вакыты, эш режимы «йомшара», өлешчә мәшгульлек үсеп китә. Икенче яктан, бу сезонлы бизнес өчен иң актив чор, эш эзләүчеләр арасында конкуренция түбән. Моннан тыш, әйтик, көзен кирәк булган кадрларны алданрак – җәен үк эзләп куючылар да бар. Шуңа күрә, безнең карашка, эшне теләсә кайсы вакытта эзләргә була, чөнки бизнеска кешеләр һәрвакыт кирәк», - диде Альбина Солтанова.

Җәй - яңа эш эзләү өчен уңайлы вакыт, – дип саныйлар ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә. Бу вакытта конкуренция азрак, шуңа күрә эшкә урнашу мөмкинлеге югары. Компанияләр төрле бурычларны башкарып чыгарга әзерләнә һәм актив рәвештә персоналлар сайлый. Моннан тыш, эш эзләүчеләрнең яңа шартларга тыныч кына җайлашырга һәм төрле укулар узарга мөмкинлеге бар.

Наталья Рыбакова, tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot