news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ирләре махсус операциядә булган хатын-кызлар турында фильм күрсәтәчәкләр

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең хатын-кыз депутатлары «Тыныч тыл» фильмын яшьләргә күрсәтергә тәкъдим итте. Нәфис-документаль фильм тугыз хатын-кызның язмышы турында сөйли. Аларның ирләре хәзерге вакытта махсус операциядә Ватанны саклый яки хәрби операция зонасында һәлак булган.

«Гаилә бәхете, психологик кичерешләр, кайгылар турында тугыз чын тарих. Хәрби хезмәткәрләрнең тормыш иптәшләре һәм тол хатыннарына психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә керткән гамәли өлешегез өчен рәхмәт әйтергә телибез. Бу фильмны яшьләр оешмалары һәм мәгариф өлкәсендә карауларын телибез. Аны трансляцияләү өчен җәмәгать мәйданчыклары бар. Бу фильм яшь буынга кирәк», - дип белдерде утырышта ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

Картинаның премьерасы 10 июньдә Казанның «Мир» кинотеатрында булды, дип искәртте фильмның режиссеры Игорь Генералов. «Фильмны күрсәтүдән соң минем янга төрле кешеләр килде. Бер тамашачы: «Фильм махсус хәрби операция турында түгел, мәхәббәт, гаилә, бер-береңә ышану, үзара мөнәсәбәтләр, бергә яшәү турында», - диде. Махсус операция катнашучысы хатынына беренче тапкыр башкача каравын әйтте. Ул хәрби хәрәкәтләрнең хатыннары ниләр аша үткәнен күз алдына китермәгән», – дип уртаклашты спикер.

Аның фикеренчә, махсус операция анда катнашучыларга гына түгел, ә гомумән барлык Россия халкына кагыла. Фильмның идеясе нәкъ менә шуннан гыйбарәт. Моннан тыш, картина махсус операция хәрбиләре турында истәлекне сакларга тиеш. «Күп төрле ысуллар бар, әмма, минемчә, кино – күп төрле формаларны берләштерүче синтетик сәнгать төре буларак иң уңайлы, үтемле һәм теләсә кайсы тамашачыга аңлаешлы ысул», – диде Генералов.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатларга ирешкәнче, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдырылганчы дәвам итәчәген белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100