news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның хәрби комиссары: «Срочниклар»ны махсус хәрби операциягә җибәрмәячәкләр

1 ноябрьдән бөтен ил буйлап гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Россия Саклану министрлыгында аңлатуларынча, алда торган чакырылыш кампаниясе Украинада махсус хәрби операция уздыру белән берничек тә бәйле түгел.

«Чакырылыш чаралары план буенча, Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән срокларда үткәреләчәк», - дип аныкладылар Россия Саклану министрлыгында.

«Татар-информ»га Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләгәнчә, быел ашыгыч хезмәткә якынча 3 мең татарстанлы чакырылачак. Алар махсус хәрби операциядә катнашырга җәлеп ителмәячәк.

«Чакырылыш буенча алынган хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт итү срогы беткәч, алар үзләренең яшәү урыннарына җибәреләчәк», - диде Погодин.

news_right_1
news_right_2
news_bot