Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның халык язучысы Рабит Батуллага Гамил Афзал премиясе бирелде
Бүген Актанышта Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга багышланган киң колачлы әдәби чаралар уза. Шулар арасында юмор-сатира өлкәсендә иң уңышлы иҗат итүче язучыга бирелә торган Гамил Афзал исемендәге премияне тапшыру тантанасы булды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
2011 елдан башлап Актаныш муниципаль районы башлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Гамил Афзал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды. Ел саен әлеге дәрәҗәле бүләккә бер күренекле язучы лаек була. Быел ул инде унбишенче тапкыр тапшырылды. Гамил Афзал премиясенә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла лаек булды. Бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тапшырды.
Тантанада чыгыш ясап, Ленар Зарипов Гамил Афзал иҗатының татар халкы өчен гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. «Гамил Афзал — татар әдәбиятының зур бер бизәге. Аның әсәрләрендә халыкның күңеле, хисләре, язмышы чагыла. Анда безнең үткән дә, бүгенге дә, киләчәгебез дә бар. Әлеге бай иҗат мирасын яшь буынга җиткерү, аны дәвам итү — безнең иң мөһим бурычларның берсе», – диде ул.
Район башлыгы ассызыклаганча, нәкъ менә әдәбият аша яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, туган телгә хөрмәт, милли үзаң тәрбияләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз