news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык рәссамы татар орнаментын халыкның мәдәни коды дип атады

Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев татар орнаментын милли мәдәниятнең һәм үзенчәлекнең мөһим өлеше дип саный. Орнаментларны ничек ясый башлавы турында рәссам ТНВда «7 дней плюс» программасында сөйләгән.

Минһаҗев сүзләренчә, башта ул орнаментларны иҗатның аерым юнәлеше итеп кабул иткән һәм аларны тулы кыйммәтле сәнгать дип санамаган. Әмма Казандагы күргәзмәдән соң сәнгать белгечләре аның эшләренә игътибар итә һәм аларның үзенчәлеген билгели. Традицион яссы сурәтләрдән аермалы буларак, рәссам күләмле орнаментлар ясый.

Хәзер рәссам шулай ук борынгы тамгаларны һәм тәңкәләрне өйрәнә. Аларның кайберләрен ярты метр биеклектәге полотноларда сурәтли.

Аның сүзләренә караганда, ыру билгеләре һәм орнаментлары Алтын Урда тарихына мөрәҗәгать итәргә һәм үткәннәрне хәтердә сакларга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot