news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык рәссамы Александр Иншаков вафат

Татарстанның халык рәссамы Александр Иншаков вафат
https://mincult.tatarstan.ru

Татарстанның халык рәссамы Александр Иншаков 3 апрельдә 74 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

А.Ф.Иншаков 1947 елның 12 июлендә Казанда туган. Казан сынлы сәнгать училищесын һәм Чуваш дәүләт педагогика институтының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлаган.

Төрле елларда Казан сынлы сәнгать училищесы һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеен җитәкләгән. Казан сынлы сәнгать училищесында һәм Суриков институтының Казан филиалында укыткан.

Танылган пейзаж остасының эшләре 1972 елдан башлап бик күп республика күләмендәге һәм Россия күргәзмәләрендә, бөтенроссия плэнерларында катнашкан. Рәссамның иҗаты Америка, Ирландия, Чехия һәм Мальтада күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән.

“А.Ф.Иншаков хезмәт сөючәнлеге, кешеләргә яхшы мөнәсәбәте, үз эшенә бирелгәнлеге белән аерылып торды. Халык рәссамы, талантлы шәхес турында истәлек йөрәкләребездә сакланыр”, диелә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Анатолий Крылов имзалаган некрологта.

news_right_1
news_right_2
news_bot