news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Әлмәттә газета юбилеенда чыгыш ясаячак

Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Әлмәттә «Знамя труда» газетасының юбилеенда чыгыш ясаячак. Искәртеп узабыз, быел басманың чыга башлавына 70 ел тула.

Фото: © almetievsk-ru

Бәйрәм 23 августта оештырыла. Ул газетага язылучылар һәм укучылар өчен Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге җирле паркта уза. Концерт 13.00 сәгатьтә башлана.

Моннан тыш, газетаның даими укучылары бәйрәмдә редакция хезмәткәрләре белән очрашыр дип көтелә, чарада шулай ук район газетасына язылучыларның гаилә династияләрен тәбрик итәчәкләр. Кунаклар каршында җирле иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot