news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов авылдашларына күчтәнәчләр тараткан

Татарстанның халык артисты Виталий Агапов авылдашларына күчтәнәчләр тараткан
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган мәдәнит хезмәткәре, республиканың халык артисты, эстрада җырчысы Виталий Агапов әле генә туган ягы – Зәй районы Сәвәләй авылыннан килгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Мин һәр ел саен шулай Яңа ел ялларында ике-өч көн авылымда булып киләм. Туганнарым белән күрешеп, җәмәгать эшләрендә актив булган авылдашларымны котлап, күчтәнәчләр таратам. Болар, нигездә, авылда чиркәү төзүдә миңа зур ярдәм күрсәткән кешеләр. Алар мине көтеп тора. Сөйләшеп, аралашып утырабыз. Бик рәхәт була», – дип сөйләде ул.

Ә Яңа елны Агаповлар гаиләсе Чаллыда үз өйләрендә каршылаган. «Яңа ел курантлары сукканчы быел, шулай ук традиция буенча, без депутатларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев кабул итте, аннары Чаллының төп чыршысы янында халык белән исәнләштек, бәйрәм белән котладык. Барыбызның да яллары матур булсын, рәхәт һәм файдалы үтсен, имин еллар килсен», – дип сөйләде Виталий Васильевич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100