news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәевага кабер ташы куелды

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәевага кабер ташы куелды
Фото: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәте

Бүген Казанның Яңа Татар зиратында Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Наилә Гәрәевага (1940-2023) кабер ташы куелды. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук камаллылар татар театрына нигез салучыларның һәм вафат булган хезмәттәшләренең каберләрен тәртипкә китерде, кабер ташларының тирә-ягын чистартты. Чарада театр җитәкчелеге һәм труппасы катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot