news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин Әлки районында концерт куйды

Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин Әлки районында концерт куйды
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районының Татар Борнаенда туып үскән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллинга 25 июльдә 70 яшь тулды. Шул уңайдан ул район мәдәният йортында иҗат кичәсе үткәрде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Концерт башланганчы район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Мирсәет Сөнгатуллинны юбилее белән кайнар тәбрикләде һәм район башлыгы Александр Никошин имзалаган Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

«Хөрмәтле якташыбыз. Мирсәет абый, сез моңлы тавышыгыз, иҗатыгыз белән Әлки районын бөтен илгә таныттыгыз. Әлки якташлык җәмгыять эшчәнлегендә бик актив катнашасыз, зур эшләр алып барасыз. Сезнең инде күпсанлы мактаулы, дәрәҗәле исемнәрегез бар. Киләчәк иҗат юлыгызда яңаларын алырга язсын. Сезгә иҗат чишмәләрегезне саектырмыйча халык мәхәббәтен тоеп, озак еллар хезмәт итәргә язсын, – диде ул.

Котлауларга район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина да кушылды.

Концертның режиссеры, сценаристы, алып баручысы Алмаз Хәмзин. Ул бик күңелле итеп чыгыш ясады. Әлеге кичәдә Мирсәет абыйның улы Алмаз да катнашты.

Алмаз биш ел инде Мәскәүдәге Зур концертлар залы солисты булып эшли. Ул без телевизорда гына ишеткән рус җырларын, танылган арияләр башкарды. Алмазның көчле тавышы, моңы бар тамашачыны әсир итте. Һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Мирсәет Сөнгатуллинның Казанда юбилей кичәсе 8 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филаримония залында узачак. Анда Зилә Сөнгатуллина, Әлки районыннан чыккан артистлар: Әсхәт Хисмәт, Фәнис Кәлимуллин, Мәксүд Юлдашев, Ләйсән Мәхмүтова, Резеда Төхвәтуллина, Нияз Җәләлов катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100