news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты Марат Сираҗетдинов вафат булган

Күренекле пианист, Татарстанның халык артисты Марат Сираҗетдинов вафат булды. Бу хакта продюсер Гүзәл Абелханова хәбәр итте.

Музыкантны җирләү бүген Казанның Мамадыш трактындагы татар зиратында узачак.

Марат Сираҗетдинов 1948 елда Уфада туа. 70нче еллар башында ук ул Татарстанның иң танылган виртуоз пианистларының берсе булып таныла. Аның репертуарында - Фридерик Шопен, Роберт Шуман, Сергей Рахманинов, Сергей Прокофьев һәм дөньякүләм танылган башка легендар композиторларның әсәрләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot