news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты Ирек Хафизовка Бөтендөнья татар конгрессының медале тапшырылды

Бүген Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Ирек Хафизов үзенең 50 яшьлек юбилеен билгели. Шул уңайдан Тинчурин театрында. Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектакле уйнала. Әлеге тамаша алдыннан Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров юбилярны котлап чыгыш ясады һәм конгрессның иң олы бүләген – «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медален тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале — ул татар халкы алдындагы казанышларны һәм милли үсешкә керткән өлешне тануның иң югары иҗтимагый бүләкләренең берсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot