news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков Россия Дәүләт премиясенә лаек булды

Россиянең атказанган артисты, Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты, опера җырчысы Илдар Абдразаков 2023 ел өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреатларының берсе булды. Россия Президенты Владимир Путин шундый боерык имзалаган.

Илдар Абдразаков «Ватан һәм дөнья музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» билгеләп үтелде.

Дәүләт премиясе Россиядә фән һәм мәдәният эшлеклеләренең хезмәтләрен югары бәяләү дип санала. Акчалата бүләкләүдән тыш (2020 елдан ул 10 миллион сум) лауреатлар диплом, мактау билгесе һәм фрак билгесе ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot