Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның ветеринария табиблары ерткыч хайваннарда котыру авыруыннан вакцина тарата
Бу эш елга ике тапкыр - язгы һәм көзге чорда башкарыла.
Татарстан Республикасының дәүләт ветеринария хезмәте кыргый ерткыч хайваннарда котыру авыруына каршы язгы вакцинация эшен башлап җибәрде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте.
«Кыргый җәнлекләрдә котыру авыруын кисәтү максатында бу эш, гадәттәгечә, елга ике тапкыр язгы һәм көзге чорда башкарыла. Республика буенча язгы чорда барлыгы 720 мең доза брикетлы вакцина таратылачак. Күбесенчә әлеге брикетлы вакциналар төлкеләр һәм янутсыман этләр өчен каралган», – диелә хәбәрдә.
Казанның ветеринария табиблары, ТР Табигый ресурслар комитетының Биектау районы хезмәткәрләре белән берлектә, Казанның Совет районына кергән Чебакса, Эстачи бистәләре янындагы урман-болын җирлекләрендә вакцина тараткан.
Вакцина ул – 30 граммлы брикет, ит яки балык фаршы кушып ясалган, хайваннарны исе белән җәлеп итә торган җим. Брикетның эчендә вакциналы блистер. Аны ашаганда хайван тешләп ала, һәм авыз куышлыгы аша кергән көчсезләндерелгән вирус хайванның организмына үтеп керә. 20-21 көн эчендә котыру вирусына каршы иммунитет формалаша.
Бу эштә дәүләт ветеринария табибларына аучылык хуҗалыклары да ярдәмгә килә. Чөнки вакцинаны тиз арада, атна-ун көн эчендә һава торышы коры чакта, 4-10 градус җылылык торган арада таратып бетерү мөһим. Вакцина 1 квадрат километр мәйданга 20-25 брикет исәбеннән таратыла. Бер атнадан ветеринарлар вакцинаның ни дәрәҗәдә ашалуын тикшерергә чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз