news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Россиядәге вәкиллегендә туган телләрне саклау проблемасы хакында сөйләштеләр

Татарстанның Россиядәге вәкиллегендә туган телләрне саклау проблемасы хакында сөйләштеләр
Фото: https://tatmsk.tatarstan.ru

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге «Мегаполис шартларында Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау» темасына V түгәрәк өстәл үткәрде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тулы вәкаләтле вәкиллек бу темага беренче түгәрәк өстәлне 2020 елның декабрендә оештырган иде. Шуннан бирле ул ел саен үткәрелә. Очрашуның модераторы - Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин.

Анда федераль хакимият органнары, милли мәдәни-белем бирү үзәге вәкилләре, төбәкләрдәге вәкиллек җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, галимнәр һәм университет укытучылары катнашты.

«Без үзгәрешләр чорында, үсеш кичерүче технология шартларында яшибез. Шул ук вакытта, милли үзенчәлекне, мәдәни кыйммәтләрне саклау мөһим бурыч булуын һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Туган тел – ул аралашу чарасы гына түгел, ул илебездә яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм тарихын да чагылдыра. Шуңа күрә туган телнең әһәмиятен аңлау белән бергә, аны саклау һәм үстерү өчен конкрет адымнар да ясарга кирәк», - дип искәртте чыгышында Эмиль Фәйзуллин.

Цифрлаштыру алымнарын куллану түгәрәк өстәлнең үзәк темасы булды, чөнки яңа технологияләр көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде. Әйтик, социаль челтәрләр һәм кушымталар төрле ресурслар һәм укыту алымнарыннан файдалану мөмкинлеге бирә.

«Яндекс» вәкиле, «Россия халыклары телләре» проекты җитәкчесе Андрей Михеев очрашуда Россия халыклары телләре өчен тәрҗемә һәм тавыш технологияләре буенча компаниянең мөмкинлекләре турында сөйләде. «Яндекс» 2011 елдан – машина тәрҗемәсе, 2015 елдан Россия халыклары телләре белән шөгыльләнә, татар һәм башкорт телләре бу юнәлештә беренче телләр булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100