news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ун иң яхшы билингваль балалар бакчасы 500 мең сумлык грант отты

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. 500 мең сум күләмендәге грантны ун мәктәпкәчә белем бирү оешмасы отты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Грант акчасы белем бирү оешмасын җиһазлауга (балалар җиһазлары, уеннар, уенчыклар, дидактик кулланмалар, балалар үсешендә кулланыла торган материаллар) юнәлдерелергә мөмкин», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Быел грант алу өчен 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы гариза биргән, шуларның ун иң яхшы билингваль балалар бакчасы сайлап алынган. Аерым алганда, конкурста Чаллының 82нче «Көнбагыш» балалар бакчасы; Казаннан 101нче, 112нче, 130нчы номерлы балалар бакчалары; Бөгелмәнең «Елмаю» балалар бакчасы; Ютазының «Кояшкай» балалар бакчасы; Кукмараның «Йолдызлык» балалар бакчасы; Чүпрәленең «Кояшкай» балалар бакчасы; Балтачның Салавыч балалар бакчасы; Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасы җиңүче булды.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» Грантын алу өчен конкурс 2013 елдан башлап ел саен билингваль белем бирүне популярлаштыру, балалар бакчаларының иң яхшы педагогик коллективларын ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100