news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе кунакханәләр турында сорауга җавап бирде

Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе кунакханәләр турында сорауга җавап бирде
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Татарстандагы туристлык сезонына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов яңа ачылган кунакханәләр өчен льготалы салым турында тулырак аңлатып үтте. Льготалы салымнар системасын озайту хакында Указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган иде.

«Бу законны 2030нчы ел ахырына кадәр озайту мәсьәләсен хәл итү кушылган иде. Яңа отель, кунакханәләр өчен бу бик яхшы льгота. Татарстанга әлеге көндә кунакханәләр җитеп бетми һәм мондый закон – бик уңышлы алым. Әйтергә кирәк, мондый льготалы салымны кунакханә яки отель хуҗасы бинаны кулланышка тапшырганнан алып 10 ел дәвамында түли», – дип белдерде Сергей Иванов.

Шулай ук спикер кунакханә, отель 2030нчы елда тапшырылган очракта да, льготалы салым мөмкинлеге белән 2040нчы елга кадәр кулланып булачагын искәртте. Бу – «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында гражданнарны ял итү өчен уңайлы шартлар белән тәэмин итү максатыннан урнаштыру өчен мөмкин булган номерлар санын арттыру максатына ирешүгә юнәлдерелгән бурычларның берсе.

Иванов әйтүенчә, бердәм субсидияләр нигезендә төбәктә туризм инфраструктурасын һәм автомаршрутларны булдыруга, аларны яхшыртуга зур игътибар бүленә. «Мәсәлән, шундый өлкәдә субсидияләрне алучылар Алабуга, Тукай, Алексеевск һәм Арча районнарында алучылар булды. Шулай ук шифаханәләр дә ял итүчеләр өчен шартларны тагы да яхшырак итү максатыннан субсидияләрне актив алалар. Аннары Болгар шәһәренең туристик кодын комфортлырак итү өчен күп кенә эшләр башкарылды», – диде җитәкче.

  • ТР Туризм буенча Дәүләт комитетыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, Татарстанда 29 проекты 2025-2027 елларда урнаштыру өчен модульле капиталь булмаган чаралар булдыруга Россия Икътисадый үсеш министрлыгының конкурс сайлап алуында җиңүче булды. Субсидияләрнең гомуми күләме 739,5 млн.сум тәшкил итәчәк, шуның 536,4 млн.сумы – федераль бюджеттан һәм 203,1 млн.сумы – республика бюджетыннан. Казанда һәм республиканың 11 районында «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында яңа объектлар барлыкка киләчәк.

Фоторепортаж: Солтан Исхаков
news_right_1
news_right_2
news_bot